Спартакиада кысаларында оешмалар арасында "Акчарлак" СОК-сында баскетбол буенча ярышлар узды. Турнирда катнашу өчен 6 хатын-кыз (администрация, спорт мәктәбе, мәгариф, "Август" ҖЧҖ, социаль яклау һәм ЦРБ) һәм 5 ир-ат командасы (администрация, спорт мәктәбе, мәгариф, "Август" ҖЧҖ һәм ЦРБ) килгән.
Ярышлар барышында катнашучылар җитезлек һәм тизлек, чыдамлык һәм команда рухы күрсәттеләр. Комарлы көрәш белән үрелеп барган уеннар катнашучыларга гына түгел, җанатарларга да бик ошады.
Ярышларның нәтиҗәләре шундый:
Ир-атлар командалары:
1 урын-мәгариф;
2 урын-спорт мәктәбе;
3 урын-"Август-Кама Тамагы"ҖЧҖ.
Хатын-кызлар командалары:
1 урын - "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ;
2 урын-спорт мәктәбе;
3 урын-мәгариф.