Районның геральдикасы

                                                Кама Тамагы муниципаль районы гербы

     Кама Тамагы муниципаль районы гербының тасвирламасы

   

“Уң яктан пәйда булучы алтынсу текә ярлы яшел тугай өстендәге зәңгәр кырда—кара очлы канатларын җәеп, уң якка очып баручы көмеш төсендәге акчарлак”.

 

Кама Тамагы муниципаль районы гербы символикасының нигезләмәсе.

    Кама Тамагы муниципаль районы Көнчыгыш Европаның ике зур елгасы—Идел белән Кама кушылган урында урнашкан. Гербның зәңгәр кыры елга киңлекләренең матурлыгын һәм бөеклеген гәүдәләндерә.Көмеш төсендәге акчарлак Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан регионның халык хуҗалыгы һәм тарихи-географик әһәмиятен символлаштыра. Район территориясе Идел-Зөя елгаара өлкәсенең бер өлеше булып тора һәм Идел буе калкулыгының Зөягә һәм Иделгә төшүче текә яр белән бүленгән биек массивын тәшкил итә. Зөя һәм Идел тау битләренең биеклек күрсәткечләре тирә-яктагы җирләрдән күпкә югары, биредә  яр буеның иң югары ноктасы— район үзәгеннән ерак түгел урнашкан, гербта да чагылыш тапкан Лобач (Обач) тавы бар. Шулай итеп, герб, символлар теле белән, районның табигый һәм хуҗалык үзенчәлекләрен чагылдыра.

Көмеш— чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Алтын—байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Зәңгәр төс—намус, затлылык, рухилык символы.

Яшел төс—табигать, сәламәтлек,тормыш үсеше, уңдырышлылык символы.

Кара төс—тыйнаклык, зирәклек,мәңгелек яшәеш символы.

Авторлар төркеме:

Гербны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы Россия геральдистлар  Союзы белән берлектә эшләде. Төркем составы: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),  Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү),  Кама Тамагыннан Ф. Вәлиәхмәтов катнашында.

                             Кама Тамагы муниципаль районы  флагы

         Кама Тамагы муниципаль районы флагының тасвирламасы  

   

   “ Кама Тамагы муниципаль районы  флагы киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәтендәге зәңгәр тукымадан гыйбарәт, аның уртасыннан өстәрәк-- балык белән акчарлак сурәте, ә сабы кырында-- текә яр сурәте; сурәтләр ак, кара, сары, ялкын- сары һәм яшел төсләр белән ясалган”.

 

 Кама Тамагы муниципаль районы  флагы символикасының нигезләмәсе

Флаг символлар теле белән районның табигый һәм хуҗалык үзенчәлекләрен чагылдыручы район гербы нигезендә эшләнгән.

Кама Тамагы муниципаль районы Көнчыгыш Европаның ике зур елгасы—Идел белән Кама кушылган урында урнашкан.Флагның зәңгәр төсе  елга киңлекләренең матурлыгын һәм бөеклеген гәүдәләндерә. Ак (көмеш төсендәге) акчарлак Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан регионның халык хуҗалыгы һәм тарихи-географик әһәмиятен символлаштыра. Район территориясе Идел-Зөя елгаара өлкәсенең бер өлеше булып тора һәм Идел буе калкулыгының Зөягә һәм Иделгә төшүче текә яр белән бүленгән биек массивын тәшкил итә.Зөя һәм Идел тау битләренең биеклек күрсәткечләре тирә-яктагы җирләрдән күпкә югары, биредә  яр буеның иң югары ноктасы—  район үзәгеннән ерак түгел урнашкан, флагта да чагылыш тапкан Лобач (Обач) тавы бар.

Көмеш— чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Алтын—байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Зәңгәр төс—намус, затлылык, рухилык символы.

Яшел төс—табигать, сәламәтлек,тормыш үсеше, уңдырышлылык символы.

Кара төс—тыйнаклык, зирәклек,мәңгелек яшәеш символы.

Авторлар төркеме:

Флагны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы Россия геральдистлар  Союзы белән берлектә эшләде.Төркем составы: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),  Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү),  Кама Тамагыннан Ф. Вәлиәхмәтов катнашында.

Соңгы яңарту: 2022 елның 16 августы, 10:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International