Бүген, 30 декабрьдә, Кама Тамагы районында Шәпкә авылында социаль әһәмияткә ия булган объект - модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Авыл халкын Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Шиһабиев Исфан Хәкимулла улы һәм “Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы котлады.
Аннары Наил Альбертович, Ильяс Илдус улы һәм Евгений Юрьевич тантаналы төстә кызыл тасманы кистеләр, һәм чарада катнашучылар, бинага карау өчен, бинага үттеләр.