Санитар-экологик җыемнар чоры тәмамлану һәм Татарстан Республикасы халкын табигатьне саклау эшчәнлегенә максималь җәлеп итү алдыннан 11-12 ноябрь көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районында яр буе территорияләрен, шул исәптән су объектлары акваторияләрен, барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне һәм куркынычсызлык техникасы шартларын үтәп, чистарту буенча өмәләр узды.
Оешма-предприятиеләр, мәктәп укучылары, районыбызның актив кешеләре Идел ярларын чүп-чардан арындыру буенча экологик өмә оештырдылар.