Затон поселок китапханәсендә "Мин һәм минем Татарстан Конституциясе" мәгълүмат сәгате

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне – аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә.

Затон поселогы китапханәсендә Затон урта мәктәбенең 5А сыйныф укучылары өчен «Мин һәм минем Республикам Конституциясе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Балалар Татарстан Конституциясенең кабул итү тарихы һәм кайбер законнары белән таныштылар, республиканың төп символларын искә төшерделәр.

Алган белемнәрен ныгыту өчен “Әйе! Юк!” уены уйнатылды, чара барышында балалар кеше хокуклары һәм бурычлары турында сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International