Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген, 2021 елның 31 августында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

Минвәлиев Ильяс Илдус улы - Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенең баш табибы.

2. Кама Тамагы муниципаль районында өлкәннәр ункөнлегенә чаралар әзерләү турында.

Сафина Гөлназ Хәмис кызы - Кама Тамагы муниципаль районындагы МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы.

3. Урман массивларында янгынга каршы чаралар турында.

Әскәров Ильяс Исламович - Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесенең “Тәтеш урманчылыгы” Клярино участок урманчылыгы кишәрлеге урманчысы.

4. Сентябрь чараларын (2021 елның 1, 17,18 һәм 19 сентябрендә) үткәрү чорында террорчылыкка каршы саклану турында.

Россиев Дмитрий Михайлович - Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе.

5. Социаль әһәмиятле объектларны “Интернет” челтәренә вакытыннан алда тоташтыру турында мәгълүмати хәбәр.

Нәбиуллин Миннур Нурулла улы - Кама Тамагы РУЭС башлыгы

6. Районның шәһәр һәм авыл җирлекләре тарафыннан үзара салым акчаларын үзләштерү турында.

Ногманова Марина Александровна - Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International