Кама Тамагы муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсе узды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Чара “Кама виноградчысы”, “Аргамак” балалар савыктыру лагеренда булды. Күренекле объектларда экскурсиядән соң район Мәдәният йорты мәйданында халык хуҗалыгы күргәзмәсен карады.

Актуаль темаларга тематик түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Киңәшмәнең пленар өлешен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ачты. Сәламләү сүзе белән Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы чыгыш ясады. Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры - Җәббаров Марат Азат улы чыгыш ясады, шулай ук чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы катнашты.

Очрашу барышында «Иң яхшы авыл җирлеге» конкурсларында, КФХларда, кооперативта җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Семинарның икенче өлешендә “ТР Муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы катнашты.

Семинарның программасы алдагы эштә куллану өчен бай һәм файдалы булды. Семинарда катнашучылар әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International