2020 елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Икеайлык кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы оешмалары һәм предприятиеләре үз территорияләрендә өмәләр үткәрә башладылар.