Балаларда патриотик хисләр формалаштыру, илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Тенеш бистәсе китапханәсендә Кырымның Россия белән кушылуы көненә багышланган тематик чара узды. Кырымдагы вакыйгалар турында презентация күрсәтелде, патриотик әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында балалар стенгазета ясадылар.