Красновидово авыл китапханәсе «Җилкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Коңгыз өстенә басма» дип исемләнгән танып - белү-экологик дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, әйләнә-тирә мохитне саклауда шәхси катнашу һәм аңа зыян китермәс өчен үз-үзеңне табигатьтә ничек тотарга кирәклеген белделәр. "Табигать белгечләре"викторинасы сорауларына җавап бирделәр, күргәзмә белән таныштылар, презентация карадылар һәм “Кемнен эзе ул?» дигән конкурста катнаштылар.