Район башлыгының китапханә системасы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле китапханә системасы хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Гомумроссия китапханәләр көне белән котлыйбыз! 
Күпләргә балачактан ук китапханәгә килүчеләргә гаҗәеп дөнья таныш. Китапханә-ул кешегә аралашырга, фикер йөртергә, үз телен, мәдәниятен белергә өйрәтә торган мәктәп, ул вакытны үзе өчен кызыклы итеп үткәрергә мөмкин булган урын, дөньяга һәм үзенә тирән карашта, фикердәшләрнең очрашу һәм аралашу урыны, кирәкле мәгълүмат алу урыны, шатлык чыганагы, рухи көч чыганагы, тормышта һәм иҗади хезмәттә ярдәмче. 
Китапханәдә үзенчәлекле кешеләр эшли: иҗади, креатив, инициативалы, төрле яктан белемле универсаль белгечләр. Аралашучанлык, сизгерлек, игътибарлылык, компьютер грамоталылыгы, педагогик талант, аларны кызыксындырган китап яки мәгълүмат артыннан килүче кешеләргә мәхәббәт, алар белән сөйләшә белү, китапханә хезмәтчәннәренең аерым сыйфатлары, ихлас ихтирам һәм соклану уята. 
Фидакарь хезмәтегез, гасырлар буена тупланган белемнәрне саклавыгызны дәвам иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. 
Сезгә билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, якты идеяләр, кызыклы иҗади проектлар телим. Сезгә сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм бәхет телим! Район китапханәләрендә һәрвакыт китап сөючеләр күп булсын!


Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н. А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International