«Чуар әкиятләр» - В. Ф. Одоевский (1804-1869) тууына 215 ел

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

11 августта Владимир Федорович Одоевский тууына 215 ел тулды. Балалар әдәбиятына Одоевский «Ириней бабам әкиятләре» иҗат итүче буларак кергән .Ул рус халык җырларын җыйды һәм өйрәнде, музыка уен коралларын уйлап тапты. Ә тагын-балаларны бик яратты һәм аларга үз белемнәрен тапшырырга теләде.

Бу датага Тәмте авылының «Аленушка» балалар бакчасында В.Ф. Одоевский әкиятләренең кычкырып уку кичәсе узды. Тәмте авыл китапханәчесе «Мороз Иванович» әкиятен презентацияләде. Яшь тыңлаучылар сорауларга җавап бирделәр. Эш сөючәнлек, игелек, гаделлек, ягымлылык, риясызлык образында язучыны данлый. «Герой характерын күрсәт» конкурсында бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International