«Титул бите нәрсә турында сөйли» дип исемләнгән библиографик экскурс

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Кама Тамагы  Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, Кама Тамагы урта мәктәбендә, 6 Б сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Л.И.Шакирова) «Титул бите нәрсә турында сөйли» дип исемләнгән библиографик экскурс үткәрделәр.

Укучылар китапның титул битендә аның  исеме, авторы гына түгел, ә бу китап кайда яши, ягъни нинди китапханәдә урнашканын да белеп үттеләр. Бу хакта безгә штемпель сөйләячәк. Балаларга «Титул бите нәрсә турында сөйли» дип исемләнгән презентация күрсәтелде, анда китапханәче иске китапларда табылган штемпель аша, безнең район тарихын сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International