«Туфан Миңнуллинның – иҗат юлы» дип аталган музей чарасында «Кама таңнары»коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр катнашты. Туфан Миңнуллин музее заллары буйлап экскурсия, танылган татар язучысы һәм драматургы әсәрләре, иҗаты һәм тормыш юлы турында фикер алышу, очрашуда катнашучыларга Туфан Абдулла улы турында яңа кызыклы мәгълүмәтләр өстәде. Язучының үзе исән чагында музейга бүләк иткән бай китапханә дә очрашуда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.