Кама Тамагы муниципаль районы предприятиеләре хисапчылары белән «Түгәрәк өстәл»

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Бүген, 27 март көнне, Кама Тамагы муниципаль районының үзәк китапханәсендә Кама Тамагы муниципаль районы предприятиеләре хисапчылары белән  «түгәрәк өстәл» узды. 2019 елның 1 кварталы өчен статистик һәм салым отчетын тапшыру мәсьәләләре турында фикер алыштынды.

Киңәшмәне Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хабибуллова Миләүшә Хәлим кызы ачып җибәрде, ул катнашучыларны районның төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

Кама Тамагы муниципаль районының статистика бүлеге җитәкчесе Рыжова Зөлфия Нәкыйп кызы статистик хисапларны тапшыру сроклары һәм отчетларны тутырудагы яңалыклар турында хәбәр итте.

Вязникова Ирина Алексеевна, Татарстан Республикасы буенча 3нче районара салым бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы, салым хисабын тапшыру сроклары, законнардагы үзгәрешләр һәм хокук бозулар өчен штраф санкцияләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International