«Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы дәвам итә

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кама Тамагы районында «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы дәвам итә.

Кама Тамагы районы халкына мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге филиаллары базасында чираттагы спектакльләр узды.

Иске Барыш мәдәният йорты һәм Картапа авылы мәдәният йорты китапханә белән берлектә Айгөл Әхмәтгалееваның «Ачкыч кайда» спектаклен күрсәттеләр.

Сөйки авыл мәдәният йортында тамашачыларга «Егорсыз хәсрәт булачак» спектаклен тәкъдим иттеләр.

Мордва Каратайларында Н. Семенова пьесасы буенча «Җиде тәлинкә, җиде кашык» спектакле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International