Конституция көне Россиянең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Районның туган якны өйрәнү музеенда халык игътибарына «Россия Федерациясе Конституциясе – илнең төп законы»дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Россия Конституциясе -Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Бу игелекле ниятләр декларациясе генә түгел, турыдан-туры гамәлдә булган реаль документ. Һәр илнең гражданины өчен Конституция - ул беренче чиратта белергә тиешле Закон, чөнки законнарны белү һәм дөрес куллану - цивилизацияле тормыш нормасы.