Без барыбыз да әкиятләр яратабыз. Анда һәрвакыт гадәти булмаган һәм гаҗәеп вакыйгалар була. Һәрвакыт әкиятнең ахыры бәхетле, яхшылык явызлыкны җиңә.
Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре бер-берсенә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле, түземле булырга, ягъни толерантлы булырга өйрәтә торган «Гадкий утёнок» әкиятен искә төшерергә тәкъдим иттеләр.
«МастерОк» кызыксынулары буенча клуб җитәкчесе Лилия Гомәрова Кама Тамагы татар урта мәктәбенең кече яшьтәге укучылары өчен «үрдәк» мастер – классын оештырды.