Фикер алышу булды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 2018 елның 12 сентябрендә,13.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы П. Н.Лоханов  рәислегендә «Татинвестгражданпроект» ГУП белгечләре катнашында район Советы конференц - залында Кама Тамагы поселогының Генераль планына үзгәрешләр кертү буенча халык тыңлаулары узды.  «Кама Тамагы поселогы” Генераль планына үзгәрешләр кертү сораулары буенча ачык тыңлаулар булды. Чакырылган экспертлар Кама Тамагы поселогы Генераль планының яңартылган варианты турында җентекле доклад белән чыгыш ясадылар. Предприятие, оешма җитәкчеләре, поселокта яшәүчеләр катнашында проект турында кызыксынулы фикер алышу булды. Тыңлауларда планлаштырылган торак массивлар, тотылган суны агызу,елга ярын  ныгыту, туризмны үстерү, җәмәгать урыннарын ачыклау мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм аныклаулар булды. Аерым катнашучылар, алга таба тәкъдимнәр кертү өчен, кертелгән проектны өйрәнергә әзер. Муниципаль район Башлыгы шулай ук бистә өчен мөһим проблемалар хакында фикер алышуны актив дәвам итү өчен ветераннарга да мөрәҗәгать итте.

 Өстәмә өйрәнүне таләп итүче Генераль планы проектына кагылышлы  мәсьәләләр киләчәктә эшләү өчен кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International