Россия көненә багышлап бәйрәм чаралары үтте

2018 елның 12 июне, сишәмбе

     12 июнь көнне Т. Миннуллин исемендәге паркта Россия көненә багышлап бәйрәм чаралары үтте. Биредә асфальтта рәсем ясау бәйгесе, “Отечества прекрасные сыны”исемле тарихи квест оештырылган иде. Көннең икенче яртысында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов яшь егетләргә-кызларга Россия гражданины паспортларын тапшырды. Ул чарада катнашучыларны бәйрәм, ә паспорт алучы яшьләрне Россия гражданинының төп документы-паспорт алулары белән котлады. Паспорт алу һәрбер яшь кешенең үз тормышында була торган әһәмиятле вакыйга булуын әйтеп үтте. Аңарчы муниципаль район башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашкан Родионова Зинаида Георгий кызына Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырган иде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International