Бүген Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Кама Тамагы муниципаль районының барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үтә. Тенеш штп "Бессметрный полк" акциясендә һәм шулай ук тантаналы митингта Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Михеев катнашты. Бәйрәм чарасында катнашучы ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, тантанага җыелган халыкны котлап, аларга нык сәләмәтлек, тигез тыныч гомер, күк йөзләре һәрвакытта да аяз булуын теләде.