Мәктәб укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

    2018 елның 11 апрелендә «Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиал белгечләре Олы Кариле урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар. Чарада 8-11 класстан 31 укучы катнашты. Укучылар һөнәри тест уздылар, һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Филиал белгечләре укучыларга һөнәр сайлау юлларын, бу эштә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлаттылар. Укучыларга укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге турында мәглүмать бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International