31 март һәм 1 нче апрель көннәрендә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы кубогына 2001-2002 елларда туган яшьләр арасында футбол ярышы булып үтте. Ярышта 12 команда көч сынашты. Командалар арасында тренер-укытучылар Ришат Хананов һәм Евгений Шалдыбин җитәкчелегендә Кама Тамагы муниципаль районыннан да уенчылар бар иде. Безнең футболчылар яхшы уен нәтиҗәләре күрсәтеп республикада 2 нче урынны яуладылар. Без аларны котлыйбыз. Алдагы уеннарда да җиңү теләп калабыз.