Хезмәт коллективлары җыелышы

2018 елның 16 марты, җомга

       Бүген, 16 мартта, “ Фоника Гипс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм Кама Тамагы комплекслы газ хезмәте күрсәтү  хезмәт колллективларының җыелышлары булып үтте. Җыелышларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов катнаштылар. Җыелышлар барышында районның социаль-экономик үсеше, 2017 елда максатчан программаларның үтәлеше һәм предприятеләрнең эшчәнлеге хакындагы сораулар каралды. Азактан җыелышлар да чыгыш ясаучылар  шулай ук коллектив хезмәткәрләрен 2018 елның 18 мартында узачак Россия Президенты сайлауларында актив катнашырга чакырдылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International