8 майда Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында Җиңү Көненә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры узды. Ярышларда 4 команда катнашты: Кама Тамагы, Кирельск, Рудник һәм "Энҗе бөртекләре" командасы.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын -Кама Тамагы,
2 урын - Рудник,
3 урын - Кирельск
Җиңүчеләрне һәм призерларны кыйммәтле призлар һәм мактау грамоталары белән Кама Тамагы муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе И. Х. Хөснетдинов бүләкләде.