Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы мәдәният йортында "“Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы үтте

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе
9 май көнне Иске Казиле мәдәният йортында "“Алсу гөлләр сезгә, ветераннар!” дип исемләнгән бәйрәм тантанасы үтте. 
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Илдус Хатыйп улы үзенең котлау сүзе белән ачып җибәрде. Аннан соң сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын район пенсия бүлеге җитәкчесе Илмир Илдус улы тәбрикләде. Котлауны ветераннар советы рәисе Фатыйма апа Халилова дәвам итте.
Бәйрәм тантанасын Иске Казиле урта мәктәбе укучылары(җитәкчеләре Булатова Гөлзидә) һәм мәдәният хезмәткәрләре (Аскарова Тәслимә Г., Яруллина Талия Г., Зиннатуллин Рәмис Т., Сөләйманова Дамирә Д.) шигырьләр һәм җырлар белән дәвам иттеләр.
Кичә ахырында сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызга 1 минутлык тынлык белән искә алдык һәм авыл уртасында куелган һәйкәлгә венок куйдык, Иске Казиле урта мәктәбе укучылары тарафыннан төзелгән "Үлемсез полк", арттан тезелде.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Соныңннан истәлеккә фотога төштек, килгән барлык ветераннарга сугыш чоры балаларына чәчәкләр бүләк иттек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International