ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 19 апрель көнне Кама Тамагы районының 1 нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында "Мини-мисс 2017" конкурсы узды. Купшылык һәм талант балалар конкурсында  9 кыз катнашты.

Чәршәмбе көнне Кама Тамагы район Советының XVI утырышы булып узды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә кертелде.

Кама Тамагы муниципаль районының 2016 ел бюджетын үтәү турында депутатларга  финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова җиткерде. Марина Александровна шулай ук Кама Тамагы район Советының 2016 елның 14 декаберендәге “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Кама Тамагы муниципаль район бюджеты” 72 нче номерлы карарына төзетмәләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсен тавыш бирүгә куйды.

17-25 апрельләрдә республикада "Язгы игелек атнасы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  игелекле эшләр эстафетасы" акциясе үткәрелә. Акция гражданлык позициясен, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Акция кысаларында Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр туган якны өйрәнү һәм Туфан Миңнуллин музеена түләүсез кабул итү оештыра.

18 апрель көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев районның сөт җыючылары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә сөт җыючылар Кадыйров Равил, Әскәров Рөстәм, Әскәров Илһам, Кече Салтык, Олы Салтык, Уразлы, Олы Бортас авыл җирлекләре башлыклары һәм ГТРК "Россия 1 Татарстан" һәм "Җир сулышы"  алып баручысы  Раиф Гыймадиев катнашты.

17 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр  Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда   кунаклары игътибарына ике яңа экспозиция –"Үзеңне таны!" дигән ретро-фотографияләр  һәм  "Слетались к лампе мотыльки" дигән 19 – 20 гасырлардагы керосин лампалары күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International