Сөткә бәяләр мониторингы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Шул сәбәпле Кама Тамагы муниципаль районында сөт продукцияләренә бәяләрне контрольдә тоту буенча максатчан эш алып барыла. 18 апрель көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев районның сөт җыючылары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә сөт җыючылар Кадыйров Равил, Әскәров Рөстәм, Әскәров Илһам, Кече Салтык, Олы Салтык, Уразлы, Олы Бортас авыл җирлекләре башлыклары һәм ГТРК "Россия 1 Татарстан" һәм "Җир сулышы" алып баручысы Раиф Гыймадиев катнашты. Киңәшмәдә бәя кую мәсьәләләре каралды.