Халыкара балаларны яклау көненә багышлап ишек алды командалары арасында Кама Тамагы муниципаль районы кубогына футбол турниры үтте. Турнирда 4 команда –“Метеор”, “Чебуреки”, “Ак Барс” һәм “Апомы” катнаштылар. Ярыш бик мавыктыргыч үтте. Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урында “Метеор” командасы, 2 нче урында “Апомы”, 3 нче урында “Ак Барс” командалары. Җиңүчеләр һәм призёрлар истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре, ә җиңүче команда Кубок белән бүләкләнделәр.