30 май көнне Затон урта мәктәбендә кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары Нияз Нуриев һәм Илһам Вәлиев хәрби-кыр уеннарына чыгучы 10 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу барышында алар инспекция эшчәнлеге, районда коену сезонында куркынычызлык кагыйдәләрен саклау, суга батудан коткару чараларын куллану турында сөйләделәр.