Олы Кариле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары уку елын тәмамлауны үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдылар

2018 елның 29 мае, сишәмбе

    Олы Кариле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары уку елын тәмамлауны үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булдылар. Сыйныф җитәкчесе Фирдәвес Зыйәтдинова белән бергә алар район үзәгендәге туган якны өйрәнү Һәм Туфан Миннуллин музеенда экскурсиядә булдылар, паркта йөрделәр. Соңыннан кафега кереп бик тәмләп сыйландылар.

Мәкалә авторы Гоар Кетцян                                                                                                     

Фото Гөлчәчәк Гыймадиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International