29 май көнне Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильфат Валиев һәм консультант Ильнар Исмагилов белән берлектә районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Кырларда тулы көченә чүп үләннәренә ( 4900 га.), корткычларга (1300 га.), авыруларга ( 200 га) каршы эшкәртү бара. Шулай ук механизаторлар бөртекле культураларны тукландыруга керештеләр. Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларга акчалата премия алыр өчен сертификатлар тапшырды. Болар – Игнатов Юрий, Игнатов Денис (“Варварино” подразделениесе), Богатов Евгений (“Тәмте” подразделениесе), Петрухин Николай ( “Красновидово подразделениесе), Насыйбуллин Айзат (СЖПК “Малое Мереткозино”)