Зона семинары

2018 елның 3 марты, шимбә

       28 февральдә Тәмте урта мәктәбе базасында башлангыч класс укытучыларының зона семинары булып үтте. Семинарда Кама Тамагы район укыту оешмалары укытучылары белән берлектә Буа һәм Тәтеш районнарыннан килгән педагоглар да катнашты. Кама Тамагы муниципаль район белем бирү идарәсе җитәкчесе Елена Гимадеева семинарны ачып анда катнашучыларга узенең теләкләрен җиткерде һәм башлангыч белем бирүдә булган барлык актуаль мәсәләләрне дә уртага салып сөйләшүне ассызыклады. Семинар азагында барлык катнашучыларга да сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International