Бүген Яңа Сала авыл китапханәсендә кызыклы чара узды

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген, 17 нче октябрьдә, Яңа Сала авыл китапханәсендә кызыклы чара узды. Китапханәче Илсөяр Саттарова бу юлы мәктәп балаларын авыл тарихы белән таныштыру өчен җыйды. Илсөяр Искәндәр кызы туган як тарихына багышланган күргәзмә әзерләгән иде. Укучыларда ул кызыксыну уятты. Шулай ук китапханәдә авылның үткәненә һәм бүгенгесенә багышланган материаллар аерым папкага тупланылып барыла. Бу яктан аларның эшләре башкаларга да үрнәк булырлык. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирде, өйдә укырга китаплар да алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International