Балаларга – яңа китаплар

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Балчыклы авылы китапханәсендә балалар “Яңа китаплар” күргәзмәсе белән танышты. Китапханәче Гөлчәчәк Җәләлиева балаларга кызыклы яңа китаплар тәкъдим итте, кайберләреннән өзекләр укыды. Китапханәнең нәни дусларына китапларның иллюстрацияләре дә ошады. Алар яңа китапларны өйләренә укырга да алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International