Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Бөтендөнья Туризм көне белән котлавы!

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Кадерле дуслар!

Бәйрәм белән Сезне! Бөтендөнья Туризм көне белән!

Сәяхәт кылып кеше яңа дуслар, фикердәшләр таба, яңа шәһәрләрен һәм илләрен үзе өчен ача, башка халыкларның мәдәнияте, көнкүреше, яшәү рәвеше белән таныша.

Мәдәни-аң, спорт, торгызу, маҗаралы туризм төрләре өчен безнең Кама Тамагы районында барлык шартлар бар. Районыбызда Юрьев мәгарәләре булганга спелеотуризм экстремаллар арасында бик популяр туризм төре.

Безнең якларда, шулай ук, гүзәл Идел буйларында ял итеп кенә ләззәт алырга була. Бездә булган кунакларның күбесе ямьле урыннарның матурлыгыннан тәэсир алып калалар. Кама Тамагы матурлыгы берәүне дә битараф калдырмас!

Вакытлар узу белән туристлар саны тагын да арттырыу районның социаль-икътисади үсешенә уңай шартлар тудырачак дип ышанам.

Сәяхәт кылыгыз, үзегез өчен яңа кырларының камиллекләрен ачыгыз, барлык яңа тәэсирләр белән рухландырыгыз, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

 

Кама Тамагы муниципаль районының башлыгы                                                                                           П. Н. Лоханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International