Ел саен Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә экология, табигый байлыкларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан «Җир сәгате» экологик акциясен үткәрә.
Шуңа бәйле рәвештә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2023 елның 25 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектура-декоратив яктыртуны һәм дежур яктыртуны, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктыртуны һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.