Красновидово авыл җирлегендә гражданнар җыены

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Кичә Красновидово авылында халык җыены узды. Җыелышта гражданнар тормышына кагылышлы актуаль сораулар каралды. Очрашуда район башлыгы, аның урынбасарлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, район прокуроры ярдәмчесе, Красновидово авыл җирлеге башлыгы катнашты.

Җирлек башлыгы җыелучыларга үзара салымның нинди максатларга тотылуы, территория өчен актуаль булган проблемалар һәм 2023 елга төп бурычлар турында сөйләде.

Наил Альбертович район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Түбәндәге җыенны Кече Салтык авыл җирлегендә, Кече Мәрәтхуҗа авылында 14: 00 сәгатьтә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International