Район Башлыгының Россия эшмәкәрләре көне белән котлавы

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм!

26 майда бөтен ил Россия эшмәкәрләре көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм икътисадый өлкәдә генә түгел, җәмгыятьтә барган социаль үзгәртеп коруларда да эшмәкәрләрнең ролен тануга әверелде.

Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылган кеше. Без районыбызда эш алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, үз тәҗрибәбезне һәм район үсешенә иҗади энергиягезне керткән эшмәкәрләргә рәхмәтле. 

Сезгә үҗәтлек һәм һөнәри осталыгыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Безнең район хакына эшмәкәрлек идеяләрегезне уңышлы тормышка ашыруыгызны, ышанычлы эшлекле партнерлар, тотрыклы керемнәр, отышлы килешүләр һәм чәчәк атучы бизнес телим ! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек теләп калам!

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы                                                                             Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International