Татарстан урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Афраимович Кама Тамагы районында булды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министры Кузюров Равил Афраимович Кама Тамагы районында булды. Шулай ук «Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә булачак янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек барышы турында» дигән темага киңәшмә узды. Утырышта Татарстан урман хуҗалыгы министры, муниципаль район башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, учреждение, оешма вәкилләре, бүлек башлыклары катнашты.

Төп нотык белән җитәкче-урманчы Рәхмәтуллин Ранил Заһит улы “Урманчылык” ДКУның 2021 елдагы эш йомгаклары һәм Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерләнү турында” чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров урманчылык белгечләренә урман кишәрлекләрен патрульләүгә, урман торгызу эшләрен башкаруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International