Өлкәннәр көне

2021 елның 2 октябре, шимбә

Өлкән яшьтәге кеше көне - игелекле һәм якты бәйрәм ул, без аны әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз игътибары белән чолгап алабыз. Бу бәйрәм бүген бик мөһим, чөнки ул хәзерге җәмгыятьтә булган өлкән яшьтәге кешеләрнең күпсанлы проблемаларына игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Өлкән яшьтәге кешеләр тәҗрибә һәм белем бирүдә, волонтерлык эшендә, үз гаиләләренә ярдәм итүдә торган саен мөһимрәк роль уйныйлар бит.

«Өлкәннәр көне»н уздыруның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына, тулаем җәмгыятьнең демографик картаюы проблемасына җәлеп итү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлекләре.

Кама Тамагы районы оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, иң җылы котлаулар сүзләре һәм изге теләкләр белән районыбызның өлкәннәрендә булып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International