Кама Тамагы районының Тәмте авыл җирлегендә муниципалитет башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасы булды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген Кама Тамагы районының Тәмте авыл җирлегендә муниципалитет башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасы булды.

Тантанада ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыхов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев катнашты.

Бина муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы буенча төзелгән. Әлеге программа 2016 елдан бирле тормышка ашырыла, җирлекләрнең 56 яңа башкарма комитеты бинасы төзелгән, 224 бинада капиталь ремонт үткәрелгән. Шулардан Кама Тамагы районында 3 бина ремонтланган һәм 2 бина төзелгән.

Әгъзам Гобәйдуллин муниципаль берәмлек хезмәткәрләренә хезмәттә уңышлар теләде һәм бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы барлык катнашучыларга һәм төзүчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Чара вакытында Кама Тамагы районы башлыгы ТР Муниципаль берәмлекләре Советы рәисенә «Район үсешенә өлеш керткән өчен» рәхмәт хаты һәм ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләренә тапшырды.

Мәдәният йортында яңа бина ачылгач, авыл башлыклары, муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International