«Яшел Россия» бөтенроссия шимбә өмәсе һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территорияләрен чистарту акциясе

2021 елның 11 сентябре, шимбә

2021 елның 11 сентябрендә Кама Тамагы муниципаль районында «Яшел Россия» бөтенроссия шимбә өмәсе һәм «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысасында «Экология» милли проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча акция узды.

Оешма-предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, районыбызның актив кешеләре Идел ярларын чүп-чардан арындыру буенча экологик өмә оештырдылар. Яр буе полосаларын пластик шешәләрдән, пакетлардан, пластик банкалардан һәм башкалардан җыялар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International