Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе коллективы «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясендә катнашты

2020 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 7 маенда Василий Петрович Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе коллективы территорияне чүп-чардан чистартты һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 75 агач (52 юкә, 23 карагач һәм нарат үсентесе), шулай ук ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан 100 имән үсентесе утыртты.

"Хәтер бакчасы" акциясе - 2020 елда бөтен Россия буенча үткәрелә торган Хәтер һәм Дан елының төп чараларының берсе. Россия Федерациясенең барлык субъектларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн үсенте утыртылыр дип планлаштырыла.

Кама Тамагы муниципаль районының барлык җирлекләрендә яшәүчеләр фронттан кайтмаган туганнары һәм якташлары истәлегенә «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International