Предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 15 апрелендә Советның утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш һәм шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Торак пунктларны санитар-экологик чистарту буенча икеайлыкның барышы турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гыймадиев Эдуард Марс улы «Муниципаль хезмәткәрнең тормыш иптәше (хатыны) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләрне үз вакытында бирү турында» доклад белән чыгыш ясады.

Кама Тамагы муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә су башнясы, скважиналар рәсмиләштерүнең барышы турында хисап тотты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International