Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лохановның Шахтерлар көне белән котлавы!

2017 елның 26 августы, шимбә

Хөрмәтле шахтерлар!

   Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

   Бүген без нык холыклы, чыныгу алган кешеләрне тәбрик итәбез, әлеге һөнәрнең авыр һәм куркыныч булуын барыбыз да белә. Сезнең хезмәт чыдамлылык һәм югары һөнәри осталык таләп итә.

   Табигать районыбыз бай гипс ятмалары белән бүләкләгән, аның нигезендә озак еллар буе Кама Тамагы гипс руднигы, шулай ук гипс материалларын табу, эшкәртү һәм җитештерү буенча зур комплекс – “Фоника Гипс” предприятисе хезмәт куя. Әлеге җир хәзинәләрен табу сезнең тырыш хезмәтегездән башка мөмкин булмас иде. Белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә таянып, сез районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез.

   Шахтер исемен горур йөрткән һәм туган җир файдасына фидакарь хезмәт иткән һәркемгә сәламәтлек, иминлек, югары һөнәри үрләр телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы                                                    П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International