Каматамагылылар 30 августта һәм 1 сентябрьдә өстәмә ял итәчәк

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2017 елга җитештерү календаре буенча, республика халкын август һәм сентябрьдә ике бәйрәм ялы көтә.

Татарстан халкы 30 августта – Республика көне һәм 1 сентябрьдә – Корбан бәйрәмендә өстәмә ял итәчәк.

29 һәм 31 августта, бәйрәм алды көннәрендә, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International