Шимбә көнне, 12нче августта физкульчылар Көне уңаеннан Олы Карамал авыл китапханәсе, авыл мәдәният йорты һәм полиция хезмәткәрләре белән "Зарядка – тәртип сакчысы белән" акция дигән кысаларында балалар өчен уен программасын оештырды. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларга күңелле уеннар күрсәтте, укучыларга сугышчан тәртибен өйрәтте, "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дигән викторина уздырды. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр һәм уеннарда актив катнаштылар. Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм тәмле карбыз белән сыйладылар.