Бүген "Физик культура хезмәткәре көне"нә багышланган чара үткәрелде

2017 елның 11 августы, җомга

Ел саен Бөтенроссия физкультчы көнен августның икенче шимбәдә билгеләп үтеләләр. Бу традиция Бөек Ватан сугышы вакытыннан башланып китте. Бөтенсоюз физкультчылар көнен беренче тапкыр 1939нчы елда билгеләп үттеләр.

Бүген, 11нче август көнендә, Кама Тамагы штпның Үзәк стадионда "Физик культура хезмәткәре көне"нә багышланган чара уздырылды. Чараның төп катнашучылары: физик культура укытучылары, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре һәм Кама Тамагы муниципаль районының яшьләр һәм  спорт эшләре буенча бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Тантанада бер еллык (август 2016 - август 2017) физик культура буенча югары нәтиҗәләр күрсәтүчеләрне район Башлыгы Рәхмәт хатлары белән буләкләделәр. Чараның тантаналы өлешеннән соң балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар һәм физкультура укытучылары арасында иптәшләрчә футбол матч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International