Кама Тамагының спорт лагерендә яңа смена башланды

2017 елның 11 августы, җомга

7нче август көнне палаткалы лагерь үз эшен башкара башлады, быел ул Кама Тамагы районының Иске Казиле авылында урнашкан. Лагерьнең сменасы 7 көн дәвам итәчәк: 7нче 13нче августка кадәр.

Быел лагерьдә барлыгы 8 яшьтән 18 яшькә кадәр 30 бала ял итә. Лагерь территориясендә 2 вожатый-оештыручы эшли – Альберт һәм Эльвира Ильиннар, шулай ук лагерьнең директоры Айнур Закиров. Лагерьда 5 тапкырлык туклану, иртәнге сәгать сигезенче яртыда уяналар, кичке сәгать унда балаларның отбой. Балалар шушы лагерьда ял иткәненә бик шат. Биредә һәрбер яңа дуслар, яңа тәэсирләр тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International